16+

Миңнеханов мәгариф учреждениеләрен террорчылыктан саклауның стандартын булдырырга кушты

Татарстанда уку йортларын саклауны көчәйтергә, шулай ук мондый объектларны террорчылыктан яклау стандартларын эшләргә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юлламасында әнә шундый йөкләмә бирде.

Татарстанда уку йортларын саклауны көчәйтергә, шулай ук мондый объектларны террорчылыктан яклау стандартларын эшләргә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юлламасында әнә шундый йөкләмә бирде.

"Мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү өстенлекле мәсьәлә булып тора. Казанда һәм Пермьдә булган фаҗигале вакыйгалар һәр әти-әнинең йөрәкләрендә зур  борчу хисләре уятты. Без мәктәп биналарын физик яктан саклауны тәэмин итүгә өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул иттек инде. Объектларны террорчылыкка каршы яклау стандартларын кертү буенча профильле федераль органнар белән мәсьәләне хәл итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов еллык Юлламасында.

"Гомумән алганда, укытучылар яки мәктәп укучыларыннан килгән барлык сигналларга оператив рәвештә реакция белдерергә, яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне кисәтү белән активрак шөгыльләнергә кирәк. Бу— гаилә, уку йортлары һәм хокук саклау органнарының уртак эше”, - дип ассызыклады республика Президенты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading