16+

Мобилизацияләнгәннәр өчен тагын бер яңалык

Татарстан Президенты коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән мобилизацияләнгәннәрне штрафлардан азат итү турындагы указга кул куйган.

Татарстан Президенты коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән мобилизацияләнгәннәрне штрафлардан азат итү турындагы указга кул куйган.

Бу хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына да кагыла.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указга кул куйды, аның буенча коммуналь хезмәтләргә түләүләр кичектерелү сәбәпле, мобилизацияләнгән гражданнарга пеня исәпләүдән азат итү тәртибе раслана. Моннан тыш, капиталь ремонтка взносларны вакытында түләмәгән өчен дә пенялар исәпләнмәячәк.

Указның гамәлләре мобилизацияләнгәннәргә дә, аларның гаилә әгъзаларына да кагыла. Документта әйтелгәнчә, мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзаларына — ирләре яки хатыннары, балалары һәм ата-аналары керә.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading