16+

Полиция хезмәткәренә сәнәк белән ташланган

Тәтеш районында яшәүче психик тайпылышы булган бер ир-ат полиция хезмәткәренә сәнәк белән ташланган.

Тәтеш районында яшәүче психик тайпылышы булган бер ир-ат полиция хезмәткәренә сәнәк белән ташланган.

Полицейскийга корал кулланырга туры килгән.

Бу хәл Тәтеш районының бер авылында булган, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте. Табиб-психиатрда исәптә торган ир-ат  күршесенең мотоблогын тартып алган. Зыян күрүче участковыйны чакырткан.

Полицейскийны күргәч, сәнәк тоткан башкисәр аның хезмәт машинасының көпчәкләрен тишкән. Аннары ул участковыйның үзенә ташланган. Бәхеткә, хокук сакчысы борылып өлгергән һәм сәнәк машинага эләккән. Полиция хезмәткәре кисәтү ясап һавага салкын коралыннан аткан.  Яра алган башкисәр хастаханәгә озатылган. Әлеге хәл буенча тикшерү бара.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading