Путин хәрби комиссариатка килмәгән өчен 30 мең сум штраф салу турындагы законга кул куйды.
Россия Президенты Владимир Путин хәрби комиссариатка җитди сәбәпсез килмәгән өчен штраф күләмен 30 мең сумга кадәр арттыру турында законга кул куйган.
28 июльдә Федерация Советы тиешле канунны хуплаган.
Элегрәк Россия Дәүләт Думасы өченче, соңгы укылышта хәрби комиссариатка чакыру буенча килмәгән гражданнар өчен штрафларны арттыруны күздә тоткан төзәтмә кабул иткән иде.
Сүз уңаеннан, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны http://heroes-tatarstan.ru сайтыннан яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар