"Бердәм Россия" генераль советы секретаре Андрей Турчак Мәңгелек утлар өчен газны бушка бирергә тәкъдим итте.
Россия Президенты Владимир Путин катнашында узган киңәшмәдә ул шундый инициатива белән чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, Мәңгелек утлар өчен газ "Газпром"нан да, бәйсез тәэмин итүчеләр тарафыннан да китерелә. Әмма мондый утларның төгәл эш тәртибе билгеләнмәгән. "Нәтиҗәдә бурычлар яки тоткарлыклар аркасында мондый утлар сүнгән очраклар да булды. Кул режимында без бу мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл иттек", – дип аңлатты ул. Аныңча, мәсьәләнең системалы рәвештә хәл ителүе кирәк. Аңа җавап итеп Владимир Путин: "Формалаштырылган тәкъдимнәр һичшиксез хупланачак", – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар