16+

Рашат Низамиев вафат

Талантлы шагыйрь, язучы Рашат Низамиев вафат булган.

Рашат Низамиев вафат

Талантлы шагыйрь, язучы Рашат Низамиев вафат булган.

Талантлы шагыйрь, язучы Рашат Низамиев вафат булган.

Рашат Низамиев 1950 елның 1 мартында Саба районының Олы Мишә авылында (хәзер Теләче районына керә; Олы Яңавыл исеме белән дә билгеле) колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе сугыштан бер кулын югалтып кайткан, амбар мөдире, әнисе хат ташучы булып эшләгән. Башлангыч мәктәптә Олы Мишә авылында укыганнан соң Олы Саурышта сигезьеллык мәктәптә укуын дәвам итә. 1967 елда Иске Икшермә урта мәктәбен тәмамлый. 1972 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала һәм шуннан соң Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә укытучы булып эшли.

Төрле вакытта «Татарстан яшьләре» гәзитендә (1976-1981 елларда), «Ялкын» (1981-1983 елларда), «Казан утлары» журналларында эшли. "Идел" журналында да баш мөхәррир булып эшли.

"Ватаным Татарстан" газетасы язганча, Рашат Низамиев бакчасында ял иткән һәм шунда вафат булган

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading