Татарстанда Осиновода газ шартлау вакытында зыян күргән 63 яшьлек ир-ат вафат булды
28 декабрь көнне иртән республика клиник хастаханәсендә 21 декабрьдә Осиново бистәсендәге торак йортта газ шартлау вакытында зыян күргән 63 яшьлек ир-ат вафат булды, дип хәбәр итә «Татар-информ»мәгълүмат агентлыгы.
Яшел Үзән районы Осиново бистәсендәге йортның бер өлеше җимерелгәннән соң җинаять эше кузгатылган иде. 21 декабрь иртәсендә Үзәк урамындагы йортның бер фатирында көнкүреш газы шартлады.
Фатирның тәрәзәләре, түшәмнәр җимерелгән. 62 яшьлек фатир хуҗасы тәненең 80 проценты пешкән, аны хастаханәгә салганнар иде, инде менә шундый күңелсез хәбәр. Ир кеше реанимациядә үлгән. Тагын өч кеше зыян күргән. 16 фатир хәзер яшәү өчен яраксыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар