16+

Россиягә кергәндә ПЦР тест тапшырырга кирәкми

Роспотребнадзор тестларны гамәлдән чыгарды.

Роспотребнадзор тестларны гамәлдән чыгарды.

Бүгенге көннән башлап коронавируска каршы прививка ясамаган гражданнарга чит илләрдән кайтканда ПЦР-тестларын тапшырырга кирәк түгел. Роспотребнадзор тест бирүне гамәлдән чыгарды, карарны ведомство башлыгы Анна Попова имзалады. 

Документ текстында әйтелгәнчә, барлык гражданнарга һәм гражданлыгы булмаган затларга РФгә кергәндә анкета тутырырга кирәк булачак. Бу аэропортларга гына түгел, ә дәүләт чиге аша узучы барлык пунктларга да кагыла. 

Исегезгә төшерәбез, элегрәк россиялеләр 72 сәгать эчендә ПЦР-тестларын тапшырырга яки дәүләт хезмәтләре порталына вакцинация яки моңарчы коронавирус белән авыруы турында сертификат тапшырырга тиеш иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading