Башлангыч мәгьлүматларга караганда, 12 яшьлек бала әти-әнисеннән башка гына суда коена, алар якында гына ял итәләр. Баланың батканын күреп, аны коткарырга тырышсалар да, өлгерә алмыйлар.
Өлкә башлыгы Александр Бречалов коену урыннарында дежур торуга күчү мөһимлеген ассызыклаган. чөнки хәзер көннәр эссе, бар кеше дә сулык, елгалар янына ашыга.
Су кергән вакытта иминлек кагыйдәләре турында онытмагыз. Нәкъ менә эссе көннәрдә суга батып үлүчеләр саны күбәеп китә, ди белгечләр.
Комментарийлар