16+

Сбербанк мошенниклыкның яңа схемасы турында кисәтә

Алдарлар аркасында кешеләр торакларыннан да мәхрүм кала икән.

Алдарлар аркасында кешеләр торакларыннан да мәхрүм кала икән.

Җинаятьчеләр гражданинны психологик яктан шул чаклы "эшкәртәләр" ки, хәтта ул банкка чаба-чаба барып, йортын залогка сала, ә акчаларын мошенникларга күчерә, ди банкирлар. Шул рәвешле, Саклык банкы мошенниклыкның яңа схемасы турында кисәтте, алар корбаннарының карталарыннан акча урлау гына түгел, ә кешегә мораль яктан бик нык йогынты ясыйлар. Әнә кайберәүләр күчемсез милекләрен залогка салалар һәм сатып та җибәләр икән. Бу хакта Саклык банкының кибермошенниклыкка каршы көрәш идарәсе башлыгы Сергей Велигодский AntiFraud Russia 2021 форумы барышында хәбәр итте.

"Без соңгы айда яңа моданы күрәбез, аңа игътибар итәргә кирәк. Башта җинаятьчеләр карталардан акча урлауга йөз тотты, аннары кешеләр аларга күчерү өчен кредит ала башлады, һәм яңа тема - гражданин кредитларга бата, күчемсез милкен сатып җибәрә. Бу психологик яктан йогынты ясау нәтиҗәсе. Әгәр дә кешеләр элек кредитларга батса, хәзер алар фатирларыннан колак кага. Менә моны аңлап булмый, моның белән нишләргә ", - диде ул форумда катнашучыларга. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading