Владимир Путин ике ел элек Федераль Җыенга юлламасында күп балалы гаиләләргә ипотека өчен 450 мең сум бүлеп бирергә кирәклеген әйткән иде
Күп балалы гаиләләргә ипотека өчен 450 мең сум бүлеп бирү турындагы федераль канун кабул ителде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты каршындагы дәүләт торак фонды социаль челтәрдәге рәсми аккаунтында. Хәтерләсәгез, Россия Президенты Владимир Путин ике ел элек Федераль Җыенга юлламасында күп балалы гаиләләргә ипотека өчен 450 мең сум бүлеп бирергә кирәклеген әйткән иде. Бу канун 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр өченче яисә аннан соңгы балалары туган гаиләләргә кагыла. Социаль ипотека программасы буенча фатир алучыларга әлеге акчаны куллану өчен, Россия Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертү таләп ителә. Эш инде бара. Үзгәрешләр якынча бер ай эчендә кертеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Исәнмесез! Ник 2019 елгы балаларга гына каралган соң ул.Безнең дэ ипотека,3 малай үстерәбез,аллага шөкер!Өченчесе 2016 елда туды.Ипотеканы 2019 алдык,бары 2 ел гына тулэдек,18 ел тулисе.Проценты да күп -10.8 проц.Ник безгә процент буенча да ташламалар булмады соң, күп балалы гаилә буларак.Үтенәм,жавап бирсәгез иде.
0
0
0
0
Бер яктан кеше ула чирдан икенче яктан акча бира бира бала таптыралар
0
0
0
0
Кемнен ипотека юк, аларга нэрсэ?
0
0
0
0
Ипотека алырга җыенмыйбыз, безгә нәрсә , шиш?
0
0