16+

Сәидә Мөхәммәтҗанова филармониягә эшкә кергән

Җырчы кыз рәсми эш урынында тәүге тапкыр Президент каршында чыгыш ясарга да өлгергән.

Сәидә Мөхәммәтҗанова филармониягә эшкә кергән

Җырчы кыз рәсми эш урынында тәүге тапкыр Президент каршында чыгыш ясарга да өлгергән.

"Голос. Дети" проекты аша танылу алган Сәидә Мөхәммәтҗанова Казан дәүләт филармониясенә эшкә кергән. 
Шул көннәрдә генә филармония Өй туе үткәрде. Төзекләндерүдән соң артистлар өчен "Чулпан" мәдәни үзәге ачылды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Сәидә рәсми эш урынында тәүге тапкыр мәдәни үзәк ачылыш тантанасында чыгыш ясады, дип хәбәр итте "Шәһри Казан" газетасына филармониянең матбугат хезмәте. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading