16+

Сочида һәлак булган 7 яшьлек малайны бүген соңгы юлга озаттылар

Бу гаилә 2018 елның апрелендә генә Түбән Кама районы Ширәмәт авылына күченгән булган.

Сочида һәлак булган 7 яшьлек малайны бүген соңгы юлга озаттылар

Бу гаилә 2018 елның апрелендә генә Түбән Кама районы Ширәмәт авылына күченгән булган.

Сочидагы Лазаревское районында яңгыр сулары чокырына төшеп һәлак булган Николай Мальковны бүген Аксубай районы Иске Илдерәк авылы зиратында җирләделәр. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.

Малайның әти-әнисенең, әби-бабасының чыгышы белән шушы авылдан булганы билгеле. Диңгезгә ял итәргә баланы әтисе ягыннан әбисе алып барган. 3 августта ул чокырга төшеп китеп, диңгезгә агып китә. Әбисе оныгын коткара алмый. Быел Коля 1нче сыйныфка укырга керергә тиеш булган.

Түбән Кама районы Ширәмәт авыл җирлеге башлыгы Владимир Емельянов кичә малайның мәетен башта Ширәмәт авылына алып кайтканнарын әйтте. 2018 елның апрелендә генә гаилә Ширәмәткә күченгән булган. Әти-әнисенең Түбән Кама нефтехим һәм ТАНЕКО заводларында эшләгәне мәгълүм.

Сочи мэриясе Татарстан малаеның үлемендә җаваплылыкны өлешчә баланың әбисенә аударган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading