16+

Суга баткан дип фаразланган яшүсмер өйгә үзе кайтып кергән

Хакасиядә әти-әниләре суга батып калган дип уйлаган 15 яшьлек уллары өенә исән килеш кайтып керә.

Хакасиядә әти-әниләре суга батып калган дип уйлаган 15 яшьлек уллары өенә исән килеш кайтып керә.

Бу хакта kp.ru хәбәр итә. Басма мәгълүматлары буенча, гаилә йөзү өчен җиһазландырылмаган пляжда ял иткән. Уллары суга йөзәргә кереп китә һәм күздән югала. Шуннан соң әти-әнисе, уллары батып үлгән дип уйлап, коткаручыларны чакыра. Урынга водолазлар килеп, яшүсмернең гәүдәсен эзли башлыйлар. Эзләүләр барган арада, малай кире ярга йөзеп килә. Анда әти-әнисе күренмәгәч, өенә кайтып китә. Ул ерак араны йөзеп үтәргә булган һәм шуңа күрә аны әти-әнисе күздән югалткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading