16+

Тагын өч төбәктә "ковид" лы чикләүләр кертелде

Мәскәү үрнәгендә Россиянең кайбер төбәкләре яңа чикләүләр кертте.

Тагын өч төбәктә "ковид" лы чикләүләр кертелде

Мәскәү үрнәгендә Россиянең кайбер төбәкләре яңа чикләүләр кертте.

Мәскәү үрнәгендә Бурятия, Мурманск өлкәсе һәм Хабаровск крае да коронавируска бәйле чикләүләр кертте.
Хабаровск краенда, мисал өчен, эш бирүчеләргә 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне һәм йөкле хатын - кызларны өйдән торып эшләргә тәкъдим иттеләр.
Бурятиядә парк һәм скверлар, җәмәгать урыннары ябыла.
Мурманск өлкәсендә җәмәгать туклану урыннары төнлә эшләмәячәк. Шулай ук хезмәткәрләрнең 1/3 сен өйдән эшләүгә күчерергә тәкъдим ителә.

Билгеле булганча, Мәскәүдә 20 июньгә кадәр эшләми торган көннәр дип игълан ителде. Мәскәү өлкәсе дә массакүләм чаралар уздырудан баш тартты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading