16+

Татар халкының яңгыравык былбылы Наҗия Теркулова вафат булды

Бүген - 14 октябрьдә 9 сәгать 50 минутта, озак авырудан соң, Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулова вафат булды, дип хәбәр итә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге.

Татар халкының яңгыравык былбылы Наҗия Теркулова вафат булды

Бүген - 14 октябрьдә 9 сәгать 50 минутта, озак авырудан соң, Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулова вафат булды, дип хәбәр итә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге.

Наҗия Габдрахман кызы Теркулова 1929 елның 25 августында Әстерхан шәһәрендә туган. 1957 елда ул Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген тәмамлый һәм Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә эшкә җибәрелә.

1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солисты булып катнаша. 1958 елда Мәскәүдә эстрада артистларының Бөтенсоюз конкурсында катнашып дипломант исеменә лаек була һәм СССР мәдәният министрлыгының мактау гармотасы белән бүләкләнә.

1959 елда ул Абай исемендәге Казах дәүләт академия опера һәм балет театрында (Алма-Ата) солист итеп чакырыла. Биредә ул Тлендиевның "Алтын таулар", Просиловскийның "Кыз, җибек" операларын сәхнәләштерүдә катнаша. Шулай ук казах радиосының эстрада оркестры белән чыгыш ясый.

1962-1965 елларда Калинин өлкә академия филармониясенең музыкаль-әдәби лекториясендә солист-вокалист була, 1964-1965 елларда - Москонцерт оештырган концертларда катнаша.

1966 елда ул Татарстан мәдәният минситрлыгы чакыруы буенча Казанга әйләнеп кайта, үз эшчәнлеген филармония әдәби-музыкаль лекторий бүлегендә дәвам итә. Җырчыны гастрольләр белән бай, иҗади тормыш үзенә тарта. Ул Татарстан сәнгать осталарының Мәскәү, Ленинград, Уфа һәм башка шәһәрләрдә узган концертларында катнаша. Татар сәнгате эшлеклеләре делегациясе составында Монголиядә гастрольдә була.
Югары башкару осталыгына ия булуы Н. Теркуловага данлыклы дирижерлар: Н.Рахлин, О.Лундстрем, Г.Гаронян һәм башка бик күп мәшһүрләр җитәкчелегендәге оркестрлар, В.Мецирин җитәкчелегендәге электр музыка уен кораллары ансамбле белән бергә чыгыш ясау мөмкинлеге бирә.

Н.Теркулованың репертуарын бик күп милләт композиторларының әсәрләре бизи. Ә татар композиторларының җырларын ул аеруча бер җылылык, эчкерсезлек белән башкара. "Беренче мәхәббәт" (С.Садыйкова көе, Ә.Рәшит сүз.), "Йолдызлы кичтә" (Җ. Фәйзи көе), "Оныта алмыйм" (Р.Яхин көе, М.Ногман сүз.), "Яшьлек вальсы" (З. Хәбибуллин көе, М.Хөсәен сүз.), "Җырлама син, иркәм" (М. Мозафаров көе, А.Пушкин сүз.), "Былбыл" (Л.Хәмиди көе, Г.Әхмәтҗанов сүз.),"Өзелгәнсең сиреньнән" (Н.Җиһанов көе, С.Хәким сүз.), "Яшьләр вальсы" (З.Хәбибуллин көе) һәм башка җырларның беренче башкаручысы була. Аның башкаруында яңгыраган бик күп җырлар татар музыкасының алтын фондына керделәр.

Филармониядә озак еллар эшләп 1991 елда лаеклы ялга чыккач та, ул иҗади эшчәнлеген туктатмады.. "Илһамият" сәхнә ветераннары клубы оешкач та конертларда, төрле очрашу кичәләрендә катнашты.

Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә - 15 октябрьдә 9 сәгать 30 минутта Казанның Декабристлар урамы 85 йорт, 151 фатир адресы буенча.
Хушлашу урынына 9 сәгатьтә Татар филармониясе яныннан автобус китә. Күмү 11 сәгатьтә Казанның Киндери мөселман зиратында.

Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулованың урыны җәннәттә булсын...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading