16+

Татарстан мәктәпләрендә 1 сентябрь линейкалары ничек үтәчәк?

Татарстанда 1 сентябрь уңаеннан мәктәп линейкалары тагын чикләнгән режимда узачак.

Татарстанда 1 сентябрь уңаеннан мәктәп линейкалары тагын чикләнгән режимда узачак.

Белем көненә багышланган чаралар класслар яки параллельләр буенча оештырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Миләүшә Җамалиева сөйләде.

“Россия кулланучылар күзәтчелеге таләпләре узган елгы сыман: 1 сентябрьдә сыйныфлар яки параллельләр буенча бәйрәм чаралары үткәрү, ачык һавада ата-аналар өчен шәхси саклану чаралары куллану”, - диде спикер. Ул төрле сыйныфлар һәм мәктәпләр арасында массакүләм чаралар оештыру тыела, дип өстәде.
Моннан тыш, яңа уку елында "иртәнге фильтр" үткәрү яңарачак. Җамалиева сүзләренчә, узган елда дәресләргә респиратор авырулар билгеләре булган затларны ачыклау һәм булдырмау буенча әлеге чара үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте.

"Узган уку елындагы санитария кагыйдәләре киләсе уку елында да үтәләчәк", - дип йомгаклады спикер.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading