16+

Татарстанда эшмәкәр ир йортына бәреп кергән ике каракны үтергән

Бөгелмәдә эшмәкәр үзенә һөҗүм иткән ике каракны үтергән.

Татарстанда эшмәкәр ир йортына бәреп кергән ике каракны үтергән

Бөгелмәдә эшмәкәр үзенә һөҗүм иткән ике каракны үтергән.

Бу турыда "Татар-информга" сылтама белән, “Интертат” хәбәр итә.

Бөгелмәдәге эшмәкәр йортына 12 сентябрь көнне иртән һөҗүм иткәннәр. Караклар бизнесмен өенә бәреп кергән. Хуҗаны һәм аның хатынын бәйләп куйганнар.

Коттеджда сигнализация булган. Шуны сүндерер өчен караклар хуҗаны бәйләгән бауларны сүткәннәр. Шул вакытта хуҗа, пычак табып, каракларга берничә тапкыр кадаган.

Алган җәрәхәтләрдән җинаятьчеләр һәлак булган. Өченче карак машинага утырып качкан. Аны табу өчен шәһәрдә “Перехват” игълан иткәннәр. Берничә сәгатьтән соң, өченче карак утырган машинаны тапканнар. Җинаятьчене Совет урамында тоткарлаганнар.

Җинаятьчеләр пистолет белән коралланган булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading