16+

Татарстанда илкүләм проектлар саны кимерме?

Бу сорауга депутатлар каршында чыгыш ясаганнан соң Премьер-министр Алексей Песошин җавап бирде.

Бу сорауга депутатлар каршында чыгыш ясаганнан соң Премьер-министр Алексей Песошин җавап бирде.

Бүген Татарстан Министрлар Кабинеты җитәкчесе Алексей Песошин республика парламенты каршында хисап тотты. Соңыннан депутатлар сорауларына җавап бирде.

Яңа шартларда,  социаль-мәдәни объектларны төзекләндерү, “Безнең ишегалды” программалары, илкүләм проектлар  алга таба да эшләячәкме, аларга үзгәреш кертеләчәкме, дигән сорау юллады депутат Алексей Созинов.

“2022 елда барлыгы 44 программа гамәлдә. Аларга 47 млрд сум бүленгән. Барлык программалар да сакланып калган. Аларның саны формаларын үзгәртүгә генә бәйле. “Безнең ишегалды” программасына килгәндә, Президент Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, кайбер материалларга бәяләр арту сәбәпле, финанслау 8 млрд сумнан 9 млрд сумга арттырылды. Узган ел программага 1076 ишегалды кергән  иде, быел 1201 ишегалды. гомумән, бөтен программалар да гамәлгә ашыралачагы хакында ышанып әйтә алам”, - дип җавап бирде Алексей Песошин. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading