16+

Татарстанда коронавирус диагнозы 10 958 тапкыр куелган

Татарстанда Covid-19 белән чирләп китүнең 93 очрагы ачыкланган.

Татарстанда Covid-19 белән чирләп китүнең 93 очрагы ачыкланган.

7 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 10 958 тапкыр куелган. Татарстанда бер тәүлек эчендә 93 кеше коронавирус белән авырый башлаган. Аларның икесе республикага кайтучы кешедә табылса, ә 91есе бу чирне контакт аша йоктырган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"14 кеше хастаханәгә озатылган, 79 кеше өйдә дәвалана", - диелә әлеге хәбәрдә. 30 йоктыру очрагы 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге татарстанлылар арасында, икенче урында 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге авырулар - 23 очрак. Өчлеккә 60 яшьтән 70 яшькә кадәргеләр керә, биредә - 15 авыру.

Узган тәүлектә авырып китүчеләрнең иң күбе Казанда - 60, аннары Яр Чаллы һәм Яшел Үзән районы - сигезәр.

7 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 10 958 тапкыр куелган. 9 549 кеше инде терелгән, шуларның 70е - узган тәүлектә сихәтләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading