Фаҗига Яна Бүләк авылы янында килеп чыккан.
13 март көнне кичке 18 сәгать тирәсендә Сарман - Яр Чаллының 24 нче чакрымында җитди авария булган.
"Лада Калина" руле артындагы 19 яшьлек егет алда баручы машинаны узып китү өчен каршы як полосага чыккан һәм Шкода автомобиленә килеп бәрелгән.
"Калина"ның йөртүчесе һәлакәт урынында җан биргән, тагын җиде кеше - чит ил машинасы йөртүчесе һәм аның пассажирлары төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләр арасында өч бала да бар.
Юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар