16+

Татарстанда төнге янгында өлкән яшьтәге парның гомере өзелгән

Гадәттән тыш хәл Лениногорск районында булган.

Гадәттән тыш хәл Лениногорск районында булган.

1 гыйнварда төнлә Лениногорск районы Федотовка авылында шәхси йортта янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Коткару хезмәтенә янгын хакында 22.16 сәгатьтә хәбәр керә. Урынга килгән янгын сүндерүчеләргә күршеләр йорт эчендә ике кеше калган булырга мөмкин дип сөйләгән.

Янгын 23.18 сәгатьтә сүндерелә, хәрабәләр арасында 70 яшьлек ир-ат белән 67 яшьлек хатын-кызның мәете табылган.

Беренчел фаразлар буенча, янгын саксыз рәвештә тәмәке тарту сәбәпле чыккан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading