16+

Тимур белән Амур – фильм геройлары булды (ФОТО)

Менә өч атналап Амур кушаматлы юлбарыс белән Тимур кушаматлы кәҗә Приморскидагы сафари-паркта бер вольерда яшиләр.

Менә өч атналап Амур кушаматлы юлбарыс белән Тимур кушаматлы кәҗә Приморскидагы сафари-паркта бер вольерда яшиләр.

Амур белән Тимур феномены хәзер галимнәр даирәсендә дә фикер уртаклашу өчен азык булып тора. Экспертлар фикеренчә, кәҗәдә корбан инстинкты тууга аны юлбарыс юк итәчәк, дип яза РИА Новости.

Кәҗә дә, юлбарыс та хәзергә үзләрен бик яхшы хис итәләр, Тимурның хәтта авырлыгы да берничә килограммга арткан. Кар яугач, гайрәтле кәҗәкәй дустын өеннән чыгарып, аның урынына кереп ятудан да тайчынмаган. Юлбарыс исә дустының шартлары белән әлегә килешүен дәвам итә икән.


Хәзер сафари парк җитәкчелеге веб-камералар урнаштыру белән мәшгуль.Аларны теләгән кеше шул камералар аша күзәтә алачак.

Тиздән Амур белән Тимур Көньяк Корея кинематографистлары төшерәсе фильмның геройлары да булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading