16+

Яңа елга бурыч белән кермә: күңелсезлек шуннан башлана!

Татарстанның суд приставлары «Бурычларың турында бел» дигән мәгълүмати акция уздырды.

Татарстанның суд приставлары «Бурычларың турында бел» дигән мәгълүмати акция уздырды.

Төп максат – яңа ел алдыннан халыкны бурычларын түләргә өндәү, чит илгә чыгарга җыенган кешеләрне кисәтү. Кеше кредит, коммуналь хезмәтләр кебек социаль түләүләр буенча бурычы 30 мең сумнан артканда, чит илгә чыга алмый. Әгәр дә бурычын ике ай эчендә түләмәсә, бу чикләү 10 мең сумны тәшкил итә. Алимент өчен түләмәгәнгә, җинаять аркасында матди зыян булганда һәм башка җитди очракларда 10 мең сум бурычы җыелганнарны шулай ук илдән чыгармыйлар.
Бүген Татарстанда бурычын түләмәү аркасында чит илгә чыга алмаган 218 мең кеше исәпләнә. Былтыргы белән чагыштырганда, бу ике тапкырга күбрәк. 2017 елда бурычлы кешеләр 102 мең булган.

«Бурычларың турында бел» акцияләре «Казан» халыкара аэропортында, Чаллыдагы, Түбән Камадагы күп функцияле үзәктә, Әлмәттәге сәүдә үзәкләрендә узды. Приставлар халыкны федераль суд приставлары хезмәтенең электрон ресурсларыннан файдаланырга өйрәтте. Бурычлар турында мәгълүматны тикшереп карарга була. Суд приставларының рәсми сайтыннан үзең турындагы мәгълүматны бөтен Россия буенча эзләтергә кирәк. Әгәр бурычлылар исемлегендә икәнсең, суд приставларына мөрәҗәгать итәргә, үзеңә карата нинди дәгъва кылганнарын ачыкларга, бурычларыңны түләргә тиеш буласың. Бурычларыңны ачыкларга мөмкинлек биргән мобиль кушымта да бар. Бурычны түләгәч, приставларга хәбәр итәргә кирәк. Чөнки түләүләр тиз генә барып җитмәскә мөмкин. Суд приставлары уңай карар чыгарганнан соң бер тәүлек узгач, кеше чит илгә чыга ала.
Сүз уңаеннан, әлеге электрон чыганаклар аша 500дән артык татарстанлы үзләренең бурычларын тикшереп караган. Гадәттә, кешеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен, салым һәм кредитлар буенча бурычлары барлыгы ачыклана. Бурыч түләмәүчеләр белән көрәштә суд приставлары закон нигезендә рөхсәт ителгән алымнарның барысын да кулланалар: бурычлы кешенең шәхси милеген тартып алу, хезмәт хакыннан акчаны тотып калу, күчемле һәм күчемсез милекне теркәүдә чикләүләр кертү дисеңме... Иң үтемле ысулларның кайберләре – чит илгә чыгуны тыю, транспорт чарасын йөртергә рөхсәт итмәү.

«Бурычларың турында бел» акциясе Россия күләмендә ел саен уздырыла.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading