16+

Яр Чаллыда балаларның хәбәрсез югалуы ни белән бәйле?

Яр Чаллыда "Электротехник" полиция бүлеге тарафыннан хәбәрсез югалган кыз бала эзләнелә.

Яр Чаллыда "Электротехник" полиция бүлеге тарафыннан хәбәрсез югалган кыз бала эзләнелә.

14 яшьлек Олесяның югалуы турындагы гариза хокук сакчыларына 21 февральдә кергән, ул Яр Чаллының Орловка бистәсендә яшәгән.
Аның билгеләре: буе - 160см, тулы гәүдәле. Башына ак төстәге шапка, алсу шарф бәйләгән, зәңгәр төстәге итәк (юбка), ак кроссовкалар кигән. Кызның телефоны юк.
Олесяның кайда икәнлеге мәгълүм булган кешеләр полициягә: 7 927 465-41-61, 7 937 577-96-01; 02 телефоннары буенча шалтырата ала.
20 гыйнвар көнне Яр Чаллыда тагын бер кыз югалган булган. Автошәһәрнең "Комсомольск" 2 нче полиция бүлеге хәбәрсез югалган 2007 елда туган Кристинаны эзләде. Кыз ЗЯБ бистәсендә яшәгән, 20 февральдә өеннән билгесез юнәлештә чыгып киткән һәм аның кайдалыгы турында беркемгә дә билгеле булмаган.
Аны туганнары, полиция хезмәткәрләре, волонтерлар эзләгән.
Яр Чаллының "Василиса" эзләү-коткару отряды төркемендә хәбәр ителгәнчә, 13 яшьлек Кристина Модина 21 гыйнварда исән килеш табылган.
Социаль челтәрләрдә яшүсмер кызларның югалуы турында язма урнаштырылгач, күпләр шәрехләрдә бу балалар тарафыннан оештырылган үзенчәлекле флешмоб дип саный.
- Бәлки, ниндидер флешмоб уйлап тапканнардыр, кичәге кыз югалгач, комментарийларда кайберәүләр яшүсмерләр арасында: "24 сәгатькә югал" дип аталган уен барлыкка килгән, дип яздылар (авторларның орфографиясе һәм пунктуациясе сакланган - ред. искәрмәсе).
- Бу уеннары белән күпме кешене хафага сала алар. Нәрсә уйлыйлар соң бу балалар?- дип язганнар социаль челтәрләрдән кулланучылар. 

Фото: http://ntr-24.ru
һәм https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading