Шоферын һәм аның пассажирын дәваханәгә алып киткәннәр.
Башкортстанда коточкыч авария булган.
Бүген көндез Уфа - Оренбург автоюлының 217нче километрында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше, шул исәптен ике балигъ булмаган бала һәлак булган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә, дип яза "Кызыл таң". Юлда "Mitsubishi Lancer" һәм "Hyundai Solaris" автомашиналары бәрелешкән.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә “Hyundai”да булган ике бала: 7 яшьлек кыз һәм 8 яшьлек малай, шулай ук “Mitsubishi”дагы 35 яшьлек пассажир хатын-кыз һәлак булганнар. 35 яшьлек “Hyundai” шоферын һәм аның пассажирын дәваханәгә алып киткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар