Шәһри Казан

Юл-транспорт һәлакәтендә өч бертуган һәлак булган

Өч кеше авария урынында ук үлгән.

Кичә, төнлә, Ульяновск трассасында үлем-китемгә китергән фаҗига булган. Югары Ослан ЮХИДИ начальнигы Альберт Борһанов хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте Казан - Ульян трассасының 29 чакрымында, Макыл авылыннан ерак түгел барлыкка килгән. Ерак юлларга йөрүче фура белән "Нива"машинасы бәрелешендә өч кеше һәлак булган. Урында тикшерүчеләр эшли.

Реклама

«Җиңел машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры урында ук үлә. Мәрхүмнәр абыйлы-энеле өч туган була. Алар иминлек каешын эләктермәгән», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

Фото: http://vuslon.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: