16+

Үз туйларына барганда, авариягә эләккәннәр

Кичә иртән  Биектау районында Казан-Малмыж трассасының 43 нче чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Renault Logan һәм Ford Focus машиналары бәрелешкән.

Кичә иртән  Биектау районында Казан-Малмыж трассасының 43 нче чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган. Renault Logan һәм Ford Focus машиналары бәрелешкән.

Шаһитлар сүзләренә караганда, чит ил машинасында яшь парның үз туйларына барулары булган.

Авария нәтиҗәсендә алты кеше зыян күргән. 29, 55 һәм 59 яшьлек өч ир-ат, 20, 23 һәм 25 яшьләрдәге өч затын-кыз хастаханәгә озатылган. Хәзерге вакытта бу хәлнең килеп чыгу шартлары ачыклана, дип яза idel-tat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading