Шәһри Казан

Журналист Хөсәен Вәлиәхмәтов вафат

Танылган журналист, гомерен журналистикага багышлаган шәхес, бик күп басмаларда җаваплы постлар биләгән, редакторлары булган кеше, язучы, психология фәннәре кандидаты Хөсәен Вәлиәхмәтов вафат.

Бу хакта социаль челтәрдә журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте. Соңрак әлеге хәбәрне Аксубай якташлар җәмгыяте җитәкчесе Радик Сабиров та раслады.

Аңа 2019 елның декабрендә 69 яшь тулган булган.

Язучы һәм журналист Хөсәен Хәсән улы Вәлиәхмәтов 1950 елның 22 декабрендә Әлмәт шәһәрендә туа. 1968-1973 елларда Х.Вәлиәхмәтов Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. 1989-1991 елларда Ленинградта Политология институтын тәмамлап, икенче югары белем ала.

Реклама

Журналистлык хезмәтен Х.Вәлиәхмәтов 1973 елда «Татарстан яшьләре» газетасының әдәби хезмәткәре сыйфатында башлый. Бу редакциядә ул 1985 елга кадәр эшли, аннан бер ел телевидение һәм радиопрограммалары редакторы, ә 1986 елдан 1989 елга кадәр «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хезмәт итә.

1998 елдан Х.Вәлиәхмәтов «Мәгърифәт» газетасын җитәкли, дип яза "Татар-информ"

Хөсәен Хәсән улы үзе туган ягы дип һәрвакыт Аксубай районының Иске Кыязлы авылын санады. Соңгы елларда республика күләмендә Аксубай районы якташлар җәмгыятен җитәкләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: