16+

Зифа Кадыйрованың дачасы янган

Шәһәр читендәге әлеге йортта ул танылу алган әсәрләрен иҗат иткән.

Зифа Кадыйрованың дачасы янган

Шәһәр читендәге әлеге йортта ул танылу алган әсәрләрен иҗат иткән.

Язучы Зифа Кадыйрованың шәһәр читендә урнашкан дачасы янган. Әлеге хәл кичә кичке сәгать 4ләр тирәсендә булган, дип яза “Челнинские известия”. Янгын вакытында бинада беркем дә булмаган. 120 квадрат метр мәйданлы йорт барлык корылмалары белән янып беткән.

Янгын чыгу сәбәбе электр җиһазларын монтажлау вакытындагы төзексезлекләр белән бәйле, дип фаразлана.

– Йорт кияү карамагында иде, үзем әле хастаханәдә. Кияү киткән генә, йортта янгын чыккан. Яраткан йортым янды. Аны без ирем исән чагында бергәләп салган идек. Бары да янып беткән – йорт, мунча, беседка да... Икенче катта минем эш бүлмәсе иде. Шунда иҗат иттем. Яңа әсәрем өчен кулъязма һәм тупланган материаллар да, төрле бүләкләрем дә янып бетте. Ярый әле кияү этләрне ычкындырган – янып үлерләр иде, – дип сөйләгән язучы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading