Шәһри Казан

«Зөләйха» күзләрен ача» сериалы икенче атнага телевизордан күрсәтеләчәк

"Россия-1" каналында "Зөләйха күзләрен ача" сериалы премьерасы 13 апрельдә күрсәтелә, дип яза «Российская газета».

Гүзәл Яхинаның романы буенча кино төшерү эшләре 2018 елда башланды. Фильм режиссеры – Егор Анашкин. Төп рольдә якташыбыз Чулпан Хаматова, Евгений Морозов, Сергей Маковецкий, Юлия Пересильд.

Киноны Татарстанда Лаеш районыныда һәм Казанда төшерделәр.

Премьераны март аенда "Октябрь" кинотеатрында күрсәтергә тиешләр. Иде. Коронавирус аркасында ул булмый калды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: