16+

1 августтан пенсияләрнең кемнәргә артачагы билгеле

Җәйнең соңгы аенда кайбер категория пенсионерларны сөенче көтә.

Җәйнең соңгы аенда кайбер категория пенсионерларны сөенче көтә.

1 августтан эшли торган пенсионерларның пенсияләре артачак. Моның өчен берничә шарт үтәлгән булырга тиеш. 
Беренчедән, эш бирүче хезмәткәре өчен 2020 елда Пенсия фондында акча күчергән булуы мөһим. 
Икенчедән, пенсия алучы 2021 елның 1 гыйнварыннан гына пенсиягә чыга икән, ул очракта аның пенсиясе артмаячак. Чөнки 2020 елда булдырылган пенсия коэффициентлары инде пенсиягә чыкканда исәпләнгән була. 
Һәр пенсионерның акчасы индивидуаль рәвештә исәпләнелә. Әмма өч коэффициенттан артмаска тиеш. Бер коэффициент уртача 98,86 сум дип санаганда, пенсияләр 1 августтан 296 сумга артачак. 
Гражданинга моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Акча автомат рәвештә өстәләчәк. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эшлжме торган пенсионеров она пенсия нигэ артмый сон,ботен нэрсэгэ Бэя артып Тора,пенсионеров план мыскыл иртэлэр

    Мөһим

    loading