16+

1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артачак

 1 июльдән ТКХ тарифлары уртача 3,5-5 процентка артачак, дип искә төшерә юрист Иван Соловьев.

 1 июльдән ТКХ тарифлары уртача 3,5-5 процентка артачак, дип искә төшерә юрист Иван Соловьев.

ТКХ өлкәсендә тарифлар елына бер тапкыр, 1 июльдән яңадан исәпләнә, ә коммуналь хезмәтләрнең артуы һәр төбәк өчен аерым билгеләнә. Әйтик, 2022 елда, РФ Хөкүмәтенең "2022 елга Россия Федерациясе субъектлары буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртү индексларын раслау турында"гы 2021 елның 30 октябрендәге боерыгы нигезендә, түләүләр уртача 3,5–5% ка артачак. Бу хакта "Прайм"басмасына Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев сөйләгән. 

Россия башкаласында һәм Дагыстанда тарифлар 6%ка артачак, ә Чиләбе һәм Ульяновск өлкәләрендә, мәсәлән, ике тапкыр диярлек кимрәк – 3,4% ка артачак, дип сөйли белгеч. Кырым, Севастополь, Чечня, Татарстан һәм Санкт-Петербург торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артуы буенча рекордсмен булачак. Аталган төбәкләрдә үсеш 6%тан артык булачак, дип өстәде ул. Соловьев билгеләп үткәнчә, канунны үтәү өчен һәр төбәккә хөкүмәт билгеләгән индексның уртача күләмен тайпылышсыз үтәргә кирәк.

Шулай ук, юрист сүзләренә караганда, кешенең 22% тан артык кереме торак-коммуналь хезмәтләр түләүгә китә икән, ул субсидия алырга хокуклы (аның күләме гаилә составына, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең төбәк стандартына, гаилә кеременә бәйле булачак).

Әкренләп "коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча ташламага хокуклы булган" гражданнар саны да артачак, чөнки ТКХ хезмәтләре өчен түләү чыгымнарының максималь өлешен әкренләп киметү планлаштырыла: хәзер ул керемнәрнең 22% ын тәшкил итә, ә 2023 елда – 18%ка, ә 2025 елда – 15% ка җитәргә тиеш, – дип билгеләп үтә эксперт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading