16+

175 гимназиядә атыш турында җинаять эшен тикшерүчеләргә һөҗүм әзерләүчене тотканнар

20 яшьлек егет Татарстан башкаласына Якутиядән килгән һәм фаҗига булган мәктәп янында фатир арендалап яшәгән.

20 яшьлек егет Татарстан башкаласына Якутиядән килгән һәм фаҗига булган мәктәп янында фатир арендалап яшәгән.

Казандагы 175 нче гимназиядә атыш турында җинаять эшен тикшерүче хокук саклау органнары хезмәткәрләренә һөҗүм итәргә әзерләнгән егетне тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгының үз чыганагы хәбәр итте.

20 яшьлек егет Татарстан башкаласына Якутиядән килгән. Ул май аенда атыш булган 175 нче номерлы гимназия янында яшәгән. Ул тәрәзәсеннән гимназиянең ишекләре күренеп торган фатирны арендалап торган.

Мәктәптәге фаҗигадән соң, егет тикшерүчеләрне күзәтә башлый. Аларга һөҗүм әзерли, хәтта корал сатып алу өчен кредит та ала.

Егетне тоткарлыйлар һәм психолого-психиатрия экспертизасына җибәрәләр. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, суд егетне Казандагы психиатрия хастаханәсенә дәвалауга урнаштыра.

Чыганак

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading