16+

175нче гимназия укучылары кайда укыячак?

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын да тапшырачаклар.

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын да тапшырачаклар.

17 майдан Казандагы 175нче гимназиянең IX-XI сыйныф укучылары күршедәге 174нче мәктәптә белем алуын дәвам итәчәк, калган балаларны уку елы ахырына кадәр дистанцион укуга күчерәчәкләр. Казан мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде, дип яза "Татар-информ".

175нче гимназия директоры Әминә Вәлиева, 174нче мәктәп директоры Аида Ибраһимова һәм кораллы һөҗүмнән зыян күргән гимназия укучыларының әти-әниләре вәкиле белән очрашуда шундый карар кабул ителде. Фикер алышуда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасы психологлары да катнашты.

«Татар-информ» агентлыгы 175нче гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру графигы үзгәрмәячәге хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading