16+

26 кеше алкоголь белән агуланудан үлгән

Оренбург өлкәсендә 26 кеше алкоголь белән агуланудан үлгән

Оренбург өлкәсендә 26 кеше алкоголь белән агуланудан үлгән

Тагын 28 кеше "ялган хәмер"дән зыян күргән.

Оренбург өлкәсендә 26 кеше суррогат алкоголь белән агуланудан үлгән. Бу хакта төбәк сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Элек хәбәр ителгәнчә, үлүчеләр саны азрак булган, ләкин тагын ике кеше комадан чыга алмыйча, хастаханәдә вафат булган.

Җирле хакимият мәгълүматлары буенча, ялган аракы төрле савытларда булган һәм аны төрле урыннарда сатканнар. Зыян күрүчеләр эчкән спиртлы эчемлекләрне анализлау сыеклыкта метанол булуын күрсәткән, аның концентрациясе кеше өчен үлем дозасыннан өч-биш тапкыр артык булган.

Массакүләм агуланудан соң РФ Җинаять кодексының 238 маддәсенең 3 өлеше буенча (саксызлык аркасында ике кешенең үлеменә китергән куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән товарларны җитештерү һәм сату) ике җинаять эше кузгатылган. Тикшерү органнары тарафыннан тикшерүләр уздырыла.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading