16+

Алла сакласын! 17 яшьлек укучы кыз урамда туңып үлгән

Әлеге коточкыч хәл Башкортстанның Мәчетле районында килеп чыккан.

Әлеге коточкыч хәл Башкортстанның Мәчетле районында килеп чыккан.

Кыз асрамага алган бала була һәм Дуван-Мәчетле авылында, Ибраһимовлар гаиләсендә яши. Аннан тыш, гаиләдә тагын дүрт бала тәрбияләнә.

Җирле масскаүләм мәгьлүмат чаралары язганча, кызның  психик тайпылышларга бәйле авыруы булган. Кич белән ул йокларга яткан, ә иртән абыйлары аны туңган килеш урамда тапканнар.

Әлеге факт буенча полиция тикшерү үткәрә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading