16+

Алла сакласын!!! Мәктәп укучысы өлгереш буенча проблемалары аркасында укытучыга һөҗүм иткән

Мәктәптә педагогның яралану факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Мәктәптә педагогның яралану факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Пермь краеның Березники шәһәрендәге 1нче лицейда укытучының яралану факты буенча җинаять эше кузгаттылар, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының Пермь төбәге буенча Тикшерү идарәсе.

17 яшьлек укучы тоткарланган. Әлегә ул шикләнелүче буларак бара. Җинаять РФ Җинаять кодексындагы 105 маддәнең 1 өлеше һәм 30 маддәнең 3 өлеше буенча квалификацияләнә ("Үтерү максаты белән һөҗүм итү").

Тикшерү мәгълүматлары буенча, өлкән сыйныф укучысы укытучыга пычак белән җәрәхәт ясаган. Укытучы хастаханәгә озатылган.

"Хәзерге вакытта шикләнелүче тоткарланган, аның белән тикшерүчеләр эшли, һәлакәт урынын карыйлар, шаһитлардан сорау алына, кирәкле экспертизалар билгеләнә, килеп чыккан хәлнең барлык шартлары, шул исәптән җинаять кылуга китергән мотив, сәбәпләр һәм шартлар билгеләнә", - диделәр Россия тикшерү комитетының Пермь крае буенча Тикшерү идарәсендә.

Урында территориаль тикшерү бүлеге башлыгы җитәкчелегендә оператив-тикшерү төркеме эшли. Россия Тикшерү комитетының тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары килүе көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading