16+

Җанга шифа, тәнгә дәва – «Бәкер»дә генә!

Бүгенге көндә ял итү, дәвалану өчен нинди генә мөмкинлекләр юк. Телисең икән, самолетка утыр да кыштан җәйгә «кач». Шулай да без әлеге күчешнең организм өчен нинди стресс икәнлеген истә тотсак иде.

Җанга шифа, тәнгә дәва – «Бәкер»дә генә!

Бүгенге көндә ял итү, дәвалану өчен нинди генә мөмкинлекләр юк. Телисең икән, самолетка утыр да кыштан җәйгә «кач». Шулай да без әлеге күчешнең организм өчен нинди стресс икәнлеген истә тотсак иде.

Бигрәк тә дәвалану, сәламәтлекне яхшырту теләге белән шифаханә сайлаганда иң мөһиме – климат шартларында артык кискен күчешләр ясамау. Мең чакрым читтә бөртекләп җыйган саулыгың кайтып җиткәнче юлда ук коелып бетәргә дә мөмкин. Шөкер, бүгенге көндә үзебезнең Татарстаныбызда да бер дигән шифаханәләр бар. Шундыйларның берсе – «Бәкер» шифаханәсе.

– «Бәкер» шифаханәсенә барып ял итеп кайтырга насыйп булды. Гади бер авыл җирендәге шифаханәне дөнья курортлары белән ярышырлык дәрәҗәгә җиткергәннәр. Андагы чын милли мохит, дустанә, хәтта туганнарча мөнәсәбәт шаккатарлык. Һәр кешенең күңеленә хуш килерлек тән һәм җан дәвасы оештырган һәркемгә зур рәхмәт, – дип яза Казаннан газета укучыбыз Гөлгенә.
Эшкә моннан да зур бәя була аламы?
«Аккош», «Сандугач», «Карлыгач» атлы дәвалану биналары, «Мәхәббәт тавы»... Исемнәрен ишеткәч кенә дә күңелгә рәхәт.

Җанга якын мохит, шифалы табигый байлыклар, профессиональ табиблар командасы – «Бәкер» шифаханәсен данлы итә торган төп сыйфатлар. Дәвалау өлкәсендә булган яңалыкларны да биредә бик теләп кулланалар. Ләм һәм лазер терапиясе, коры углекислый ванналар... Шифаханәдә анализлар тапшырырга, ультратавыш тикшеренүләр үтәргә һәм медикаментлар белән дәваланырга да мөмкин. Шифаханә белгечләре ир һәм хатын-кызлар сәламәтлеге өчен махсус программа тәкъдим итәләр. 7, 10, 14 тәүлек эчендә сез профильле табиблардан консультация алып, анализлар тапшырып, югары технологияле савыктыру комплексын үтә аласыз. «Бәкер» сезне көтә.
Шифаханә сайлаганда, бик күп сораулар туа. Шалтыратыгыз.
Тулырак: bakirovo.com, 8 800 200 6923

Каршы йогынтысы булу ихтимал.
Алдан белгеч белән киңәшләшегез.
Реклама

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading