16+

Бер төркем ветераннар ноябрь аенда 50 мең сум өстәмә түләүләр алачак

Президент указы нигезендә акчаны Россия, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Приднестровье территориясендә даими яшәүче ветераннар алачак.

Президент указы нигезендә акчаны Россия, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Приднестровье территориясендә даими яшәүче ветераннар алачак.

«Ленинград оборонасы өчен» медале яки «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән ветераннар 50 мең сум алачак. Россия Хезмәт министрлыгы мәгълүматы буенча, бу акчаны 77 меңгә якын кеше алачак. Карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков сүзләренчә, «Дорога жизни» ачылуның 80 еллыгына бәйле рәвештә Президент указы белән бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнгән. «Ул 50 мең сум тәшкил итәчәк. Акча ноябрьдә пенсияләре белән бергә түләнәчәк», — дип сөйләде министр.

Хезмәт министрлыгында бер тапкыр бирелә торган түләү гражданнарны пенсия белән тәэмин итүне гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан башкарылачак, дип аныкладылар. Ике пенсия алучы гражданнар түләүләрне Россия Пенсия фонды линиясе буенча алачак.

Президент Путин указы нигезендә акчаны Россия, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Приднестровье территориясендә даими яшәүче ветераннар алачак.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading