16+

Берьюлы биш машинаны ут төртеп яндырганнар

Төнлә Яшел Үзәндә машиналарга һөҗүм иткәннәр, берьюлы биш авто ут эчендә калган.

Төнлә Яшел Үзәндә машиналарга һөҗүм иткәннәр, берьюлы биш авто ут эчендә калган.

Төнге сәгать икедә 101 янгын сүндерү номерына Яшел Үзәннең Королев урамындагы 19 нчы йорт янында берничә машина януы турындагы хәбәр керә.

Янгын сүндерүчеләр биш минуттан соң инде урында була. Янгын сүндерүчеләрне шаһитлар каршы алган. Алар янган машиналар эчендә кешеләр юк, дип әйткәннәр. Дүрт машина ут ялкыны астында калган, якындагы автомобильләргә дә ут күчү куркынычы килеп туган.
Төнге икенче 14 минутта янгынны тулысынча сүндергәннәр.

Nissan Note җиңел машинасы, Renault Kaptur кроссоверы, "ГАЗель" ут аркасында тулысынча юкка чыккан. 7 нче модельле "Жигули"ның сул канаты, бамперы һәм фарасы зыян күргән. Тагын бер Renault Duster кроссоверының сул ягы тулысынча янып беткән.
Янгынның беренчел сәбәбе - ут төртеп яндыру.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading