16+

Чаллыда юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган хәрби табиб Николай Зотов белән хушлаштылар

Табибны туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, сыйныфташлары, пациентлар соңгы юлга озатты.

Табибны туганнары, хезмәттәшләре, дуслары, сыйныфташлары, пациентлар соңгы юлга озатты.

Яр Чаллыда Боровецк чиркәве часовнясында хәрби табиб Николай Зотов белән хушлаштылар.

"Клиника коллективы аңа ияреп эшләде. Безнең өчен ул безнең яктылык таратучы йолдыз иде. Һәркемнең хәтерендә мәңгегә бик яхшы табиб булып калачак, аны балалар, аларның әти-әниләре яратты. Якты, игелекле, ягымлы, ачык кеше иде», - дип искә ала «Медицина 24» клиникалары челтәре идарәчесе Татьяна Гирко.

Исегезгә төшерәбез, Зотов махсус хәрби операциядә катнашты. 10 декабрьдә ул юл-транспорт һәлакәтендә үлде. Ул үзенең социаль челтәрләрендә мобилизацияләнгән егетләрнең көнкүреше турында сөйләп барды, файдалы киңәшләр белән уртаклашты.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading