16+

Чаллыдагы торак йорт шартлау вакытында зыян күргән өч кеше реанимациядә

Яр Чаллыдагы торак йортта газ шартлаганда зыян күргән өч кеше - 11 яшьлек һәм 17 яшьлек егетләр - Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимациясендә.

Яр Чаллыдагы торак йортта газ шартлаганда зыян күргән өч кеше - 11 яшьлек һәм 17 яшьлек егетләр - Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимациясендә.

Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 
"Табиблар зыян күрүчеләрнең хәлен тотрыкландыру буенча барлык кирәкле ашыгыч чаралар уздыра", - дип хәбәр иттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Тагын бер зыян күрүчене - 22 яшьлек кызны - өемнәр астыннан чыгарып, хастаханәгә озатканнар. Ул да реанимациядә.  

Шартлау урынына ТР Премьер-министры Алексей Песошин барачак. Шаһитлар сүзләренчә, Чаллыдагы биш катлы йортта шартлау тартылган түшәмнәрне (натяжные потолки) урнаштыру вакытында килеп чыккан булса кирәк. "Куркынычсызлык таләпләренә туры килми торган хезмәтләр күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading