16+

Дәүләт Думасына Татарстаннан кемнәр китәчәк?

Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауларның беренче нәтиҗәләре билгеле.

Татарстанда Дәүләт Думасына сайлауларның беренче нәтиҗәләре билгеле.

Татарстанда бер мандатлы 6 округтан Дәүләт Думасына 53 кандидат дәгъва кылган. Аларны 10 сәяси партия тәкъдим иткән. Депутатларның нәтиҗәләре мондыйрак:

26 номерлы Идел буе округы: Илья Светославович Вольфсон (62,25 %)

27 номерлы Мәскәү округы: Илдар Ирек улы Гыйльметдинов (70,93%)

28 номерлы Түбән Кама округы: Олег Викторович Морозов (72,45 %)

29 номерлы Яр Чаллы округы: Әлфия Гомәр кызы Когогина (67,28%)

30 номерлы Әлмәт округы: Азат Фердинанд улы Ягафаров (69,77 процент)

31 номерлы Үзәк округ: Марат Габделхәй улы Нуриев (56,93 %).

Федераль дәрәҗәдә карасак, Дума кәнәфие өчен бер урынга 17 кеше дәгъва кылган. Татарстанда иң күп көндәшләр Үзәк округта саналган. Анда ун кеше бер депутатлык мандаты өчен ярышкан. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading