16+

Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан сынау матчына бушлай кереп булачак!

7 май көнне “Казан Арена” стадионында Россия футбол Премьер-лигасы кысаларында “Рубин” - “Уфа” матчы уза. Әлеге уен Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан сынау матчы булачак.

7 май көнне “Казан Арена” стадионында Россия футбол Премьер-лигасы кысаларында “Рубин” - “Уфа” матчы уза. Әлеге уен Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан сынау матчы булачак.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов матчка күпләп кеше килүен тели. Шуңа да бу көнне уенга билетлар бушлай таратылачак. Аларны иртәнге уннан уен башланганчыга кадәр стадион кассасыннан алып булачак. Узган ел Конфедерацияләр Кубогы алдыннан оештырылган тест матчыннан аермалы буларак, быел “Казан Арена”га керү өчен җанатар паспортын тутырырга кирәк булмый, билет белән генә кертәләр.

Ләкин чемпионат вакытында җанатар паспорты кирәк булачак.
Сынау матчы тулысынча Дөнья чемпионаты тәлапләренә туры килергә тиеш. Шуңа да уен буласы көнне “соңгы миля” территориясе, ягъни стадион тирәсендәге җир 17.00 – 22.00 сәгатьләрдә транспорт өчен ябылачак. Стадионга шәхси машинасы белән барасы килгән кешеләр машиналарын якындагы “Леруа Мерлен”, “Парк Хаус”, “Тандем” сәүдә үзәкләре парковкасында калдыра ала. Шулай ук “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән җанатарлар өчен махсус автобуслар йөриячәк.
Җәмәгать транспорты йөрешендә дә үзгәрешләр күзәтелә. Әйтик, 5нче трамвай Мәскәү районы ягыннан килгәндә Ямашев проспектына, ә Республика клиник хастаханәсе ягыннан килгәндә Ветеринария институтына кадәр генә йөриячәк. Аннан соң трамвай борылып китә. Ветеринария институтыннан Ямашев проспектына кадәр араны җәяү барырга туры киләчәк. Ә 2нче, 13нче троллейбуслар 17.00-22.00 сәгатьләрдә бөтенләй йөрмиячәк.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов сүзләренчә, быел сынау матчы вакытында стадион янында яшәгән халыкка үз йортларына бару-кайту өчен тиешле шартлар тудырачаклар.
- Быел “Миллениум”, “Северный берег”, “Современник”, “Казанские зори” торак йортларында яшәүчеләргә махсус пропусклар булдырдык. Алдагы елларда юлларны япкан вакытта әлеге йорт хуҗаларына үз йортларына кайту  өчен ишек алларын урыйсы иде. Бу исә халыкка зур кыенлыклар тудырды. Хәзер алар “соңгы миля” территориясенә әлеге пропусклар белән керә ала, - диде Дамир Фәттахов.
“Казан Арена” стадионы территориясендә 5640 фатир бар. Инде 1937 фатир хуҗасы үз пропускын алган. Шунысы мөһим, һәр фатирга бер генә пропуск бирәләр. Пропуск системасы МЧС, ашыгыч ярдәм хезмәтләре эшен дә җиңеләйтәчәк.
Матчтан соң Казанның Дөнья чемпионатына никадәр әзерлеге билгеле булачак.

17.0    0– 22.00 сәгатьләрдә ябылачак урамнар:

Сибгат Хәким урамының Әмирхан проспектыннан алып Чистай урамына кадәр булган өлеше;

Бичурин урамыннан хәрәкәт иткәндә Чистай урамының Бичурин урамыннан алып Ямашев проспектына кадәр өлеше;

Ямашев проспекты буенча хәрәкәт иткәндә Чистай урамының Ямашев проспектыннан алып Адоратский урамына кадәр өлеше.  

Гаврилов урамының Чуйков – Чистай урамы аралыгы;

Академик Арбузов урамының Журналистлар урамы – Ямашев проспекты аралыгында.

Пропуск алырга теләүчеләр түбәндәге номер буенча мөрәҗәгать итә ала:

“Миллениум” торак комплексы – 89172208082;

“Казанские зори” – 527-67-53;

“Серебряный берег” – 527-62-05;

“Современник” - 527-61-17

Шулай ук Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарының кайнар номеры эшли - 519-34-89

Алисә Шәрәфиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading