16+

Гөлназ Сәфәрова гардеробындагы иң кыйммәтле күлмәгенең бәясен әйтте

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрдәге язучыларының сорауларына җавап биргән. Кайбер кызыклы җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Гөлназ Сәфәрова гардеробындагы иң кыйммәтле күлмәгенең бәясен әйтте

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрдәге язучыларының сорауларына җавап биргән. Кайбер кызыклы җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Айга күпче акча эшлисез?

- Үземә җитәрлек, шөкер. Мин күп эшлим, күп тотам.

- Балачакта сезне ничек үртиләр иде?

- Берничек тә түгел. Мин сугыш чукмары идем. Үземә “Гуля” дип эндәшергә дә рөхсәт бирми идем. Исемне бозып әйтү - коточкыч.

- Сезнең кебек үзеңне иркен тотарга ничек өйрәнергә?

- Ә нигә өйрәнергә? Сез нинди – шундый булыгыз.

- Диета тотасызмы?

- Мин ач торам. Һәм бу дөрес түгел. Еш кына ашарга вакытым булмый. Ә болай мин баллы ризыклар ашамыйм, яратмыйм. Майлы ризыклар да яратмыйм. Миңа гади ризык ошый: карабодай, яшел тәмләткечләр, йомырка, яшелчә, кәбестә. Һәм иттән башка тора алмыйм. Зарарлы ризыклардан камыр ризыгын ашыйм һәм ашаячакмын.

- Бик мөһим чара алдыннан тавышыгыз беткән булдымы?

- Булды. 3 ел элек. Тоташ бер-бер артлы чаралар үткәрә-үткәрә... тавышым бетеп йөрде. Булыр әле дип эшләвемне дәвам иттем. Һәм беркөнне тавыш бөтенләй бетте. Табибка бардым, бөтенләй сөйләшмәскә кушты. Дәвалану курсы билгеләделәр, связкаларга уколларга кадәр кададылар. Массаж, физиотерапия, музыка да тыңларга ярамады. Бөтен чаралардан баш тартырга туры килде.

- Гаиләгездә кем күбрәк акча эшли?

- Төрлечә. Бу айда кемнең күбрәк, кемнең әзрәк акча эшләгәнен санамыйбыз. Безнең гаиләдә - уртак бюджет. Эшләгән бөтен акчаны уртага салабыз. Бездә “минем акча”, “аның акчасы” дигән әйбер юк. Уртак акча! Без – гаилә.

- Ничә ел руль артында?

- 18 ел.

- Гардеробыгыздагы иң кыйммәтле күлмәк?

- 190 мең сум.

- Алтыннарга исегез китәме?

- Беркайчан хыялланмадым һәм хыялланучыларны аңламыйм. Алтыннарга бөтенләй исем китми. Бөтенләй.

- Ирегез сездән ничә яшькә өлкәнрәк?

- 7 яшькә.

- Башка кешегә гашыйк була алыр идегезме?

- Белмим (көлә). Бәлки гашыйк була алыр идем. Әлегә андый хәлнең булганы юк. 
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яратам,нык хормэт итэм❤️

    Мөһим

    loading