16+

Грипп белән зарарланган мандариннар таралган?!

Роспотребнадзор массакүләм матбугат чараларында грипп белән зарарланган мандариннар турында таралган хәбәрләрне кире какты.

Роспотребнадзор массакүләм матбугат чараларында грипп белән зарарланган мандариннар турында таралган хәбәрләрне кире какты.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсе күзәтчелек федераль хезмәтендә очраклы мәгълүмат чыганакларына ышанмаска чакыралар.

Бу хакта Татар-информ ведомство сайтындагы хәбәргә сылтама белән хәбәр итә.

«Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аша грипп белән зарарланган мандариннар турында видеохәбәрләр таратылуын искәртә. Ведомство очраклы мәгълүмат чыганакларына ышанмаска чакыра», - диелә хәбәрдә.

Җиләк-җимешләрнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы тикшерелеп тора, вазгыять контрольдә тотыла, дип өстиләр ведомствода.  

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading