16+

Яман шешкә каршы вакцинаны кешеләрдә сынарга әзерләнәләр

Хәзерге вакытта яман шешкә каршы вакцина тычканнарда клиник алды тикшерүләре уза.

Хәзерге вакытта яман шешкә каршы вакцина тычканнарда клиник алды тикшерүләре уза.

Хәзерге вакытта яман шешкә каршы вакцина тычканнарда клиник алды тикшерүләре уза. Бу хакта Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология үзәге директоры Александр Гинцбург хәбәр иткән. Онкологик чир белән авырган кешеләрдә ирекле сынауларны 2025 елның уртасына башларга планлаштыралар. 

-    Киләсе елның уртасына без яман шеш ачыкланган пациентлар катнашында вакцинаны клиник тикшерү эшләрен башларбыз дип уйлыйм, - дип, Гинцбург сүзләрен китерә “Риа-Новости”.

Галимнәр меланомалы тычканнарның тормышын ике яки өч тапкырга озайту өчен генә түгел, ә шешне һәм метастазны юк итү технологиясен булдыруга көч куялар. Әгәр дә бу технологияне җиренә җиткереп булса, вакцина үпкә яман шеше, ашказаны асты бизенең яман шеше, бөер яман шешенең кайбер төрләре, меланомаларны дәвалауда алга китеш булачак. Бу авыру төрләрендә метастазалар башлангыч стадияләрдә барлыкка килә, шуңа күрә вакцина аларга карата нәтиҗәле булачак, ди Гинцбург.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading