Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе кызы Марс Макаровның кызы, җырчы, сценарист Иделия Марс мистика, триллер жанрында иҗат иткән «Ишекнең аргы ягында» («По ту сторону двери») китабын тәкъдим итте.
«Китап яза башлаганчы, сценарий язу, фильм төшерү тәҗрибәм бар иде. Мин «See My Voice» кыска метражлы фильмының авторы һәм режиссеры. Шуннан соң триллер, мистика жанрында тулы метражлы фильм өчен сценарий әзерли башладым. Хезмәткәрем яхшы тасвирлый алуымны аңлап, роман язып карарга киңәш итте. Китап дүрт ел эчендә өлгерде. Китапта булган хәл тасвирланмый», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Китап рус телендә нәшер ителгән, Иделия Марс китапны татар теленә дә тәрҗемә итәргә ниятли. «Миңа калса, татар авторлары арасында минем стильдә иҗат итүче юктыр. Җырлый башлаган вакыт искә төшә: мин яңа юнәлеш эзләдем, башкаларга охшамаска тырыштым. Китапны эмоцияләр тудырыр өчен яздым, чөнки үзем дә хисле кеше. Фильм караганда да, китап укыганда да кеше төрле эмоцияләр кичерә», - диде ул.
«Кыска метражлы фильмны караганнан соң бер танышым рәхмәт әйтеп шалтыратты. «Синең фильмыңны карап, әни белән дуслаштык. Без аның белән 15 ел буе сөйләшмәгән идек», - диде. Бу сүзләрдән соң бик тә канатландым. Кешеләргә нинди дә булса фикерне җиткерә аласың икән, китап язуның мәгънәсе дә шунда», - ди китап авторы.
Иделия Марс фэнтези, триллер жанрларын яратуын әйтте. «Серлелек, табышмак булган әсәрләр ошый. Гадәттә, халык әсәрдән автор белән бәйле, авторга кагылышлы урыннарны эзли башлый. Әсәремдә бер вакыйга үзем белән булган хәлдән алынды. Авылда бакчада булган хәлне тасвирладым. Әсәрдә вакыйга Орегон штатында бара», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар