16+

Казан температура буенча яңа рекордлар куя

Инде икенче көн рәттән Казан яңа температура рекордлары куя.

Инде икенче көн рәттән Казан яңа температура рекордлары куя.

Бу юлы 2020 елгы максималь рекорд куелды – ул көнне 5 апрельдә температура +16 градуска җиткән. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген исә ТР башкаласында термометрның терекөмеш баганасы әлеге күрсәткечне узып китте – шәһәрдә максималь температура +18 градуска җитте. Шул ук вакытта, «Казан-Сокол» станциясендә +17,8, «Казан-Аэропорт» станциясендә +17,4 градус теркәлгән.

Искәртеп узабыз, кичә Казанда моннан 72 ел элеккеге рекорд куелды. Көндез һава температурасы +16,7 градуска кадәр күтәрелде.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading